Логотип «Мәйдан» журналы

Сагындыра яшьлек урам

Җәйләрендә сагындыра -Яшьлек урамы!Яшьлектән дә матурыракФасыл буламы?Яшьлек бит ул -Гомер җәе:Иреннәрдә -Җиләк тәме!Йөрәкләрнең кайнар мәле!Иң рәхәт чаклар!Кышларында сагындыра -Яшьлек урамы!Ерактан...

Җәйләрендә сагындыра -
Яшьлек урамы!
Яшьлектән дә матурырак
Фасыл буламы?
Яшьлек бит ул -
Гомер җәе:
Иреннәрдә -
Җиләк тәме!
Йөрәкләрнең кайнар мәле!
Иң рәхәт чаклар!
Кышларында сагындыра -
Яшьлек урамы!
Ерактан энҗе күк балкый
Ап-ап сукмагы!
Мәктәпләрдән кайткан чаклар,
Сумка белән шуган таулар,
Сөйгән ярлар,
Мәңгелеккә чит инде хәзер!
Язларында сагындыра -
Яшьлек урамы!
Кемнәр генә яз аенда
Гашыйк булмады?
Тәүге сөю, оялчанлык,
Кочу-үбүләр...
Барысы да бик еракта -
Үткәндә калды!
Сагындыра көзләрендә -
Яшьлек урамы!
Көз болай да моңсу фасыл
Елак, яңгырлы!
Тик без өйдә утырмадык,
Җил-давылдан курыкмадык,
Кайнар сөю ялкыныннан
Учак кабыздык!
 

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pvproductions

Комментарийлар