Логотип «Мәйдан» журналы

Сабый йоклый

Кошлар тынды, җил тукталды,Шауламый хәтта урман.Соңгы дулкын узды йөгереп,Иген тын калган кырдан.Төшләр күреп, төштә көлепСабый йоклавын белеп,Әкрен генә тирбәлә Җир,Олы бер бәллү кебек.Иминлеккә чакы...

Кошлар тынды, җил тукталды,
Шауламый хәтта урман.
Соңгы дулкын узды йөгереп,
Иген тын калган кырдан.
Төшләр күреп, төштә көлеп
Сабый йоклавын белеп,
Әкрен генә тирбәлә Җир,
Олы бер бәллү кебек.
Иминлеккә чакыра күк
Нәни йөрәк тибүе.
Ишетелә күбәләкнең
Бик сак канат җилпүе…
 

Фәннур САФИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepic.diller


«Мәйдан» № 9, 2018 ел

Комментарийлар