Логотип «Мәйдан» журналы

Пост янында

Төн караңгы,Ә мин тик ялгызымУрап йөрим биек бинаны.Җил бәрелә,Җилләр килеп шакый,Үч иткәндәй, биек койманы.Пост янында минем кемем дә юк,Корыч мылтык минем якыным.Һәркайда да миңа дус һәм юлдашМенә ш...

Төн караңгы,

Ә мин тик ялгызым

Урап йөрим биек бинаны.


Җил бәрелә,

Җилләр килеп шакый,

Үч иткәндәй, биек койманы.

Пост янында минем кемем дә юк,

Корыч мылтык минем якыным.

Һәркайда да миңа дус һәм юлдаш

Менә шушы мылтык алтыным.

Төн…

Төшләр күреп кешеләр йоклыйлар,

Шәһәр өстендәге каланчада

Сәгать саен никтер сукмыйлар.

Тирә-якта ыжгырып җилләр уйный,

Җил шаяра калай түбәдә.

Сынашырга килгән батыр кебек,

Сызгырып карый шлем түбәмдә.

Мондый җилгә генә шинелемнең

Итәге дә шүрләп ачылмый,

Постта гына торып корыч йөрәк

Нигә икән, нигә басылмый?

Караңгы төн, тирә-якларымда

Тик бер генә ут та күренми,

Границадагы тирән уйлар

Шаярталар минем күңелне.

Ай да бүген әкрен-әкрен генә,

Разведкада йөргән армеецтай,

Мылтык-нисез төнен постта йөри,

Җир катында ялгыз мескенкәй.

Җил шаяра биек койма белән,

Өй түбәсен никтер куптара.

Ыжгыра-ыжгыра минем өскә килә,

Курыккан күк тагын туктала.

Корыч мылтык тотып кулларыма

Атлап йөрим бина буеннан.

Мин бит монда илне саклар өчен

Тимер постчы итеп куелган.


Нур БАЯН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар