Логотип «Мәйдан» журналы

Өр-яңадан

Иртәгә мин өр-яңадан туам,Ишекләрен ачар яңа галәм.Ил-көнем дә башка булыр минемҺәм җилфердәр күктә яңа әләм.Иртәгә мин өр-яңадан туам,Яңа йөрәк тибәр таң атканда.Ак болытлар барсы җиргә иңәр,Җилдерер...

Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Ишекләрен ачар яңа галәм.
Ил-көнем дә башка булыр минем
Һәм җилфердәр күктә яңа әләм.
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Яңа йөрәк тибәр таң атканда.
Ак болытлар барсы җиргә иңәр,
Җилдерермен күктән пар атларда.
 
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Сезнең янга килер сабый бала.
Сокланырсыз бәлки, сөенерсез
Күзләремдә очкын чагылганда.
 
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Бүген сүнәм соңгы йолдыз илә.
Хыялымны җырга салмак булам,
Әләмемне үз итмәгән илдә.
 

Рифат СӘЛАХОВ


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар