Логотип «Мәйдан» журналы

Онытма син!

Хәтерләүдән курыкма син!Ил үткәнен онытма син!Бел син ерак бабайларныңничек итеп көн иткәнен,ни иккәнен, ни чиккәнен,нинди уйлар, нинди моңнарбезгә калдырып киткәнен.Исеңдә тот, аларның синсугышларда...

Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
ни иккәнен, ни чиккәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.
Исеңдә тот, аларның син
сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен,
зинданнарда интеккәнен...
Һәр карыш җир сугарылган
шәһит җаннар каннарында.
Үткән яулар шәүләсе бар
Туган якның таңнарында.
һәр нигезнең, һәр авылның,
һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
калганы бар, киткәне бар...
Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
 
 

Равил ФӘЙЗУЛЛИН


«Мәйдан» №5, 2020 ел.

Комментарийлар