Логотип «Мәйдан» журналы

«Очрагыз бер урам чатларында...»

Очрагыз бер урам чатларындаБез кайчандыр табынып йөргән ярлар!Тагын бер кат тетрәп куяр йөрәк,Тагын бер кат мәхәббәтен барлар...Урам чатларында очрагыз бер,Сагындырган караш бүләк итеп -Онытылмаган ха...

Очрагыз бер урам чатларында
Без кайчандыр табынып йөргән ярлар!
Тагын бер кат тетрәп куяр йөрәк,
Тагын бер кат мәхәббәтен барлар...
Урам чатларында очрагыз бер,
Сагындырган караш бүләк итеп -
Онытылмаган хакка шул карашлар
Сездән башка айлар-еллар үтеп.
Урам чатларында очрагыз сез,
Бер могҗиза булып... әкият булып, -
Сезне җуйган гамьсез көннәр өчен
Тагын бер кат куйсын оят булып.
Очрагыз сез бер кояшлы таңда,
Кар-буранлы, җил-яңгырлы көндә,
Тын авылда, шаулы бер шәһәрдә,
Йә булмаса шунда - Җир читендә!
Урамнарның төрле йөзләр белән,
Сүзләр белән тулган чакларында
Очрагыз сез, без табынган ярлар,
Язмышларның җиде чатларында!
Шул бер караш җитәр иде безгә,
Алыр иде мең ваклыктан йолып, -
Очрагыз сез урам чатларында,
Бер могҗиза булып, әкият булып?!

Нияз АКМАЛ



«Мәйдан» № 11, 2019 ел

Комментарийлар