Логотип «Мәйдан» журналы

Нинди бетмәс моңлану бу?

Шигырь.

Нинди бетмәс моңлану бу?
Нинди бетмәгән сагыш?
Мөлдерәмә күңелкәем, –
Кагыла күрмә ялгыш...
Мөлдерәмә күңелемә
Җыеп дөнья сафлыгын,
Җырларыма кушып шуны,
Кер кундырмый саклыймын.
Сыналасы җырларым бар
Зур тормыш сукмагында;
Мең язмышка – мең борчылу
Күңел кыңгыравында.
Мөлдерәмә хисләрем бар,
Барын җырга саласы.
Мөлдерәмә күңелемнең
Күп әле сыналасы.
 

Рәйсә ФӘХРАЗИЕВА

 

Фото: Николай Туганов

 

 

«Мәйдан» № 7, 2021 ел

 

Комментарийлар