Логотип «Мәйдан» журналы

Ни өчендер үзгә

Мөдәррис Әгъләмов шигыре.

Кояш — шул үк Кояш инде,

Әмма бераз сүрәнләнгән,

Чигәсенең чәчләренә

Кырау бәргән.

 

Ай да шул үк Ай бит инде,

Тик күзләрендә моңсулык-

Без бәхетлеләргә карый

Нәүмиз булып.

 

Көн дә шул үк көн бит инде,

Тиле-миле тик һавасы —

Аңа да кирәк тукталып

Уйланасы...

 

Төне дә шул үк төн сыман,

Әмма башка яктлыгы — 

Караңгылык челтәреннән

Ага моңы.

 

Без үзебез дә — үзебез,

Бездә булган — үзебездә...

..Тик нигәдер көн дә, төн дә,

Ай-Кояш та үзгә.

 

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от kjpargeter

Комментарийлар