Логотип «Мәйдан» журналы

Ни күр­сәң дә…

Бу дөнь­я­да кай­гыр­дым да.Шат­лан­дым да, ел­май­дым да.Дө­ре­сен әй­тим, ни күр­сәң дә,Яшәү рә­хәт, рә­хәт мон­да.Озын да ул, кыс­ка да ул,Ләз­зәт­ле дә җан һәм го­мер –Кит­кән­нә­ре кү­реп кит­те....

Бу дөнь­я­да кай­гыр­дым да.
Шат­лан­дым да, ел­май­дым да.
Дө­ре­сен әй­тим, ни күр­сәң дә,
Яшәү рә­хәт, рә­хәт мон­да.
Озын да ул, кыс­ка да ул,
Ләз­зәт­ле дә җан һәм го­мер –
Кит­кән­нә­ре кү­реп кит­те.
Ки­лә­чәк­ләр ки­леп кү­рер.
Әй сез, Җир­гә кил­мә­я­чәк
Гү­зәл кыз­лар, шәп ма­лай­лар!
Бе­ләм ин­де, ара­гыз­да
Ме­нә ди­гән ке­ше­ләр бар.
Тик саң­гы­рау юк­лык­та сез –
Тел­сез, өн­сез, юк көч­ле­ләр –
Сез­не шун­дый зур бә­ла­гә
Ду­чар ит­те бит ке­ше­ләр.
За­ры­гыз юк ке­ше­ләр­гә,
Үп­кә­гез юк – то­ям аны,
Бу хә­ле­гез сез­гә җи­ңел.
Та­гы кем­гә?.. Ми­ңа авыр.
Җир­дә сез­нең ке­ше­ләр бар.
Әни­ләр бар, әти­ләр бар –
Неч­кә ту­таш, ту­лы ха­ным,
Куп­шы егет – күп­ләр алар!
Шу­лар дар­да җы­е­лып бү­ген
Ба­са ке­бек ми­нем иң­гә –
Әй­тер­сең лә авыр­лык­тан
Әк­рен ге­нә иңәм җир­гә…
Һәм уй­лый­мын: сез­дән тор­са
Ки­лү-кил­мәү бу дөнь­я­га,
Хәт­та бер кай­гы­рыр өчен
Ки­лер иде­гез сез аңа,
Ә мин мең кат кай­гыр­дым да.
Шат­лан­дым да, ел­май­дым да…
Дө­ре­сен әй­тим, ни күр­сәң дә,
Яшәү рә­хәт, рә­хәт мон­да.
 

Рөстәм МИНГАЛИМ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock


 

Комментарийлар