Логотип «Мәйдан» журналы

Нәселдән ниләр калгандыр

Асия Минһаҗева шигыре.

Нәселдән ниләр калгандыр,
Канымда кемнәр каны...
Күрәсе килә шуларны.
Берәм-берәм
хәтердә тергезеп карыйм
антрополог шикелле.
Кайсысыннан — нинди гадәт,
елмаюы кайсының,
кул ишарәсе,
баш ымы,
кайсыныңдыр буй-сыны
берүземә килеп җиткән,
тупланган алма сыман.
Берүзем күтәреп торам,
тирбәләм дә чайкалам.
Җилләр исә, еллар китә—
хәтер булып айкала.
Кемнәрдән кабатланам мин,
кемнәр йөрәген йөртәм?..
Асылмы... Бер үк сөяктер,
Бер үк җандыр, бер үк тән…


Асия МИНҺАҖЕВА

 

Фото: Николай Туганов 

 

Комментарийлар