Логотип «Мәйдан» журналы

Намус

Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА шигыре.

Намусыңны яшьтән сакла,—диләр,
Намус нәрсә? Кайдан башлана?
Кулъяулыктай кесәләрдә йөрсә.
Бөтен нәрсә бик тиз таплана.

Йөрәктәме намус, башыңдамы.
Желектәме, әллә кандамы?
«Намуслар»—дип бездә сөйләмиләр,
Юкка гына берлек сандамы?

Намус нәрсә? Әллә рентгенмы ул?
Барсын күрә, барсын белә ул.
Үзе тешсез, әмма шулай тешли—
Тәнне түгел, җанны телә ул.

Ачындыр.!, үкендерә намус,
Күз яшьләре белән чылата.
Жиңел заман әле булганы юк.
Намусыңны һәр көн сыната.

Вөҗдан газаплары җиңел түгел,
Иң күтәрми, җаның күтәрә.
Намусыңа таплар тия калса,
Ай-һай авыр дөнья көтәргә.

Намус каршысында җавап тоту—
Сират кичү кебек халәттер.
Туры карар өчен намусыңа
Кесәләрдә йөртмәү кирәктер.

Намус нәрсә? Нәфес йөгәнеме?
Керсез хисләребез сагымы?
Авырлыклар безне сынаганда
Агызмасмы тормыш агымы?

Намус кайда?
Җанда, җилегеңдә.
Йөрәгеңдә, күңел түреңдә...
Намусыңны яшьлән сакла,—диләр,—
Тыныч ятар өчен гүреңдә.

Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА

Комментарийлар