Логотип «Мәйдан» журналы

Наис Гамбәр шигырьләре

КАЙТСАМ... Кайтамын да... китә алмый ятам,Көннәр, төннәр ятам интегеп;Бураннары чыкса — бишмәтем юк,Яңгырлары яуса — итегем. Мин гел шулай: кайтсам — китмәс өченБер-бер хәйлә табам, алдашам;...

КАЙТСАМ...
 
Кайтамын да... китә алмый ятам,
Көннәр, төннәр ятам интегеп;
Бураннары чыкса — бишмәтем юк,
Яңгырлары яуса — итегем.
 
Мин гел шулай: кайтсам — китмәс өчен
Бер-бер хәйлә табам, алдашам;
(Йөрәгемдә — утлар, мин су эчәм
Атлар белән агач ялгаштан.)
 
«Акыллылар» әйтәдер дә (бәлкем?) —
Йөри шунда тик эт сугарып;
Этем түгел, атым сугарулы, —
Кайту белән ташлыйм тугарып.
 
Тугарылып ташлыйм кайту белән, —
Камыт суккан төшләр ял алсын!
Тик син генә, Ыгым, мәңге тынмас
Яраларны җөйли аласың.
 
Суың җылы синең, тының җылы —
Синдә генә басам сусынны.
Атлар ялгашыннан сулар эчәм —
Җирсү, сусау әллә шушымы?!
 
Җиккән атлар тора өй каршымда,
Син сорама: «Тагын кай таба?»
Кайтмам диеп китәмен дә, Мөслим,
Әфсеннәрең тартып кайтара.
 
ТЕЛӘҮ
 
Чык син, Кояш!
Күтәр әле томан пәрдәләрен...
Ачып куйыйм язгы тын җилләргә
Күңелемнең аяз тәрзәләрен.
Чык син!
 
Чык син, Кояш!
Ял итсен баш, күтәрелсен иңнәр,
Шатланышсын җанда бар мәләкләр;
Чәчәкләргә кунып уйнасыннар
Аллы-гөлле, саргылт күбәләкләр.
Чык син, Кояш!
Чык син, Кояш!
Коенсыннар нурга урман-кырлар.
Агач-үләннәре, барча хәят... —
Һәм уяныр таңда йокысыннан
Яшәү дигән олуг бер хикәят.
Гөлләр көтә сине,
Чык син, Кояш!
 
ОЗАТУ
 
Авылда — көз... Дөнья сулып калган.
Кошлар — китә... Бу бер төш кебек.
Ятам кырда — очып барган җирдән
Егылып төшкән бала кош кебек.
 
Уйга талып, таулар үткелендә
Асылынып торды күк болыт;
Тынып калды урман...
Кырлар тынды —
Кошлар очты ул көн күк тулып.
 
Бөтерелеп, бәргәләнеп алар
Урадылар кырлар түреннән;
(Илаһи моң — кошлар өне иңә
Бар хәятка күкләр төбеннән.)
 
Саргылт монар — ерак атауларда,
Җете алтын — агач башлары...
(Мин нигәдер, кошлар киткән саен,
Моңсуырак була башладым.)
 
Нилектән бу? Нидән бу сискәнү? —
Җанда үкси киткән кош өне.
Көзләр керер-кермәс үксеп ятам,
Нишләрмен соң ялгыз, кыш көне.
 
Күтәрелде кошлар иле белән,
Кубарылды кошлар ил белән;
Яфраклар тама шыбыр-шыбыр
Кошлар очып үткән җил белән.
 
 
ТӨШ
 
Сәер төш иде ул... Тора идем
Кыя өстендә — диңгез ярында;
Беркемем юк иде тотынырга —
Дусларым да, сөйгән ярым да.
 
Мин әзер дә идем ташланырга
Кыя ярдан, түбән атылып, —
Ялгыз торна кебек бәргәләнеп,
Ике кулым җәеп, атынып.
 
Шулчак
Кайдан тавыш иңде?!
Җилме?!
«Тукта, егет! Сиңа иртәрәк!
Күрәсеңме: алда бер кыр ята —
Синең өлеш, куйган киртәләп.
 
Син чәчәргә тиеш анда орлык,
Таштан әрчеп, сөреп, йомшартып;
Агар гөрләвекләр, шытар үлән,
Нурга манылыр хәят кыш арты.
 
Тик тайчана күрмә буразнаңнан:
Язмышыңнан — исәрлегеңнән;
Олау-олау уңыш җыясың бар
Урылмаган кишәрлегеңнән».
 
Тыңладым да алдым кулыма каләм.
 
* * *
 
Таудан гына йөгереп төшәсе дә
Үргә генә сикереп менәсе;
Ерактагы алан, урман, кырлар —
Ымсындырып дәшә һәммәсе.
 
Баш очында гына якты Кояш,
Өзеп кенә ал бәхет алмасын;
Хыял, өмет, сөю җилкендерә
Гомер бакый адәм баласын.
 
Киләчәк ул аргы ярда гына,
Басма аша гына чыгасы.
(Утка керәм, упкынын да үтәм, —
Тик йөрәгем генә чыдасын.)
 
КӨЗ — МОҢЛЫ КҮЗ
 
Көзнең күзендә үк уйчан моң бар,
Яшерен сабырлык бар җанында;
Күпреп, кайнап торган хисләр түгел,
Айныган бал инде җанында.
 
Кошлар булып кошлар сүлпәнрәк,
Сулар агышы да тынырак;
Көзнең дәрте тирәндәрәк ята,
Хәтер кайтавазы — тын, ерак!..
 
Күк сүрүе тоныграк хәтта, —
Челтер-челтер тутлар ябына;
— Тор-рыйк!..
Тор-рыйк!..
Ялгыз торна сөрән салып үтте
Баш өстемнән Казан ягына.
«Торыгыз, тор!..» — дияр идем,
Юк шул! —
Торна бик еракта.
Ничек иштелсен?!
(Ялгыз кибән тора кыр түрендә,
Күктән төшкән торна шикелле.)
 
Көзнең йөзендә үк бер сагыш бар,
Кая күз текәмә — сарылык;
Пәрәвезләр ага су өстеннән,
Таллар муенына сарылып.
 
* * *
Мин җәйләрдән көзгә кереп киләм, —
Карап калам киткән кошларга;
(Таянырлык дустың булсын икән,
Таянырлык микән дусларга?)
 
Салкыннары тышта декабрьнең, —
Туңар инде калган кошларым;
(Таянырлык иңең булсын икән,
Таянырлар микән дусларым?)
 
Мин кышлардан язга чыгып барам, —
Ояларын барлыйм кошларның;
(Җан атарлык җаннар ерак, ерак, —
Колагымда өне шуларның!)
 
 
* * *
Кипкән чәчәк килеп чыкты беркөн
Актарганда китап эченнән;
Синнән бүләк иде ул, бер истәлек —
Кайчандыр үз, якын кешемнән.
 
Уйнап кына әйткән идең, көлеп:
«Бер карарсың, мине сагынсаң...»
Бик сагынам, тик гөлләрең генә
Уалыр күк, ялгыш кагылсам.
 
Салып куйган идем мин аларны
«Сөям» дигән сүзләр янына.
(Сөю... үткән... Ул да, китап кебек,
«Укып» бетерүгә ябыла.)
 
Китап эчендәге кипкән гөлләр
Сулган сөюемә ишарә;
Ташларгамы миңа ул гөлләрне,
Онтыргамы сине, нишләргә?!
 
 
ӘНКӘЙ ТӨШЕ
 
Төш күргәнсең, әнкәй...
Юратырга
Син кергәнсең күрше карчыкка.
(Тышта җилдер, әнкәй, иңнәреңә
Мамык шәлең бөркәнми чыкма!)
 
Төшең рас килер. Төшләреңдә
Агымсу күргәнсең — юл төше;
Тагын... ялгыз агач: бусы, бәлкем,
Юлда ялгыз калган бер кеше.
 
Тагын кыр күргәнсең — дулкынлы кыр...
Бусы, бәлкем, йөгрек кылгандыр.
(Гөл чүлмәгең тулы кылган белән,
Бәлкем, төштә күргән кырдандыр.)
 
Кылганнарны «әби чәче» диләр,
Ул нәкъ синең чәч кебек, әнкәй,
Ак һәм йомшак; сулыш җиле белән
Тибрәнергә тора бит, әнкәй.
 
Күңелең дә кылган кыры кебек —
Җил дә исмәс борын тирбәлә;
Балаларың олыгайган саен
Кайгың олыгая.
Олы бала, имеш, зур бәла.
 
Төш күргәнсең, әнкәй,
Бер юл төше —
Кайтыр идем, юлым бүленгән;
Миннән хәбәр булып бара торсын,
Хат булса да салам бүгеннән.
 

Наис ГАМБӘР


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар