Логотип «Мәйдан» журналы

Моңсыз яши алмам

Төннәр буе моңлы көйләр көйләпТал бишекне әнкәм тибрәткән.Әйтерсең лә моңны аңлаганмын,Кереп калган нәни йөрәккә. Үскән саен һаман тыңлап йөрдемЧишмәләрнең моңлы агышын.Мәңгелеккә күңелемдә калды...

Төннәр буе моңлы көйләр көйләп
Тал бишекне әнкәм тибрәткән.
Әйтерсең лә моңны аңлаганмын,
Кереп калган нәни йөрәккә.
 
Үскән саен һаман тыңлап йөрдем
Чишмәләрнең моңлы агышын.
Мәңгелеккә күңелемдә калды,
Әй, дәртле шул тальян тавышы.
 
Җырсыз-моңсыз яши алмыйм инде,
Өлгердем шул җырны яратып.
Кайтмый торсам әнкәй, моңайма син,
Көтәсеңне беләм җан атып.
 
Моңлы бала булсын димәгәндер,
әнкәм миңа бәхет теләгән.
Синең янга кайтып киләм менә,
Яңа җырым – сиңа бүләгем.
 

Рәмзия ВӘЛИЕВА


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар