Логотип «Мәйдан» журналы

«Мине кемдер югалткандыр кебек...»

Сирень Якупова шигыре.

Мине кемдер югалткандыр кебек
Һәм эзлидер кебек тилмереп.
«Мин монда-а-а-а-у!» – дип кычкырасым килә,
Җан авазым белән илереп.
Мине кемдер югалткандыр, беләм...
Аһ, ул мизгел, куллар аерылган,
Күңелләрдән күңел суырылган,
Йөрәкләрдән йөрәк каерылган...
Онытсыннар бер-берләрен диеп,
Аһ, ул вакыт, бөтерелеп аккан...
Аһ, ул гомер, тоташ өннән торган:
«Син түгелме мине югалткан?»
Син түгелме мине югалткан?..

 

Сирень ЯКУПОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар