Логотип «Мәйдан» журналы

Мин үзем сәер икән...

Сиздем, дуслар, сәгатемнең,Сиздем сәер гадәтен;Сиздем сәер гадәтен мин —Соңга кала сәгатем. Ни дип тә әйтергә белмим,Ни булды, нәрсә сәбәп:Тибешеннән йөрәгемнеңНик артка кала сәгать? Йөрмиде...

Сиздем, дуслар, сәгатемнең,
Сиздем сәер гадәтен;
Сиздем сәер гадәтен мин —
Соңга кала сәгатем.
 
Ни дип тә әйтергә белмим,
Ни булды, нәрсә сәбәп:
Тибешеннән йөрәгемнең
Ник артка кала сәгать?
 
Йөрмидер кебек телләре,
Карыйм да кабат борам.
Очрашу көткән көннәрне
Гел шуңа карап торам.
 
Сәер ашкыну бар миндә —
«Көтәм!» дигәндә иркәм,
Сәгатем соңгарыр дим дә,
Өч сәгать алдан китәм...
 
Сәгатьне юкка борганмын,
Аңлатты, хәер, иркәм:
Үләрдәй гашыйк булганмын,
Мин үзем сәер икән...
 

Зәки НУРИ


Фото: https://www.freepik.com/

Комментарийлар