Логотип «Мәйдан» журналы

Менә шушы якка таба

Менә шушы якка табаБарам мин, барасы бар:Ул кыя – юлның өстендә –Урталай ярасы бар! Менә шушы якка табаБарам мин, барасы бар:Әнә шул офык ташыннанБер кала саласы бар! Менә шушы якка табаБара...

Менә шушы якка таба
Барам мин, барасы бар:
Ул кыя – юлның өстендә –
Урталай ярасы бар!
 
Менә шушы якка таба
Барам мин, барасы бар:
Әнә шул офык ташыннан
Бер кала саласы бар!
 
Менә шушы якка таба
Барам мин, барасы бар:
Яшен чаткысын яшьлеккә
Өлгегә аласы бар!
 
Менә шушы якка таба
Барам мин, барасы бар:
Җыр язар өчен каләмне
Кояшка манасы бар!
 

Ямаш ИГӘНӘЙ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар