Логотип «Мәйдан» журналы

Кызыллык

Кызыл куртка кигән бер кыз,Кызыл шарф бәйләгән. –Кызыл машинасы беләнБүген шәһәр әйләнә.Ул сөйгәнен эзли микән?Әллә болай гынамы,Машинасына утырып,Кич шәһәргә чыгамы?..Тыз-быз чаба машиналар,Кызыллары...

Кызыл куртка кигән бер кыз,
Кызыл шарф бәйләгән. –
Кызыл машинасы белән
Бүген шәһәр әйләнә.
Ул сөйгәнен эзли микән?
Әллә болай гынамы,
Машинасына утырып,
Кич шәһәргә чыгамы?..
Тыз-быз чаба машиналар,
Кызыллары күренә…
Гүя кызыл карлар ява
Кызның күңел түренә…
Явар да шул, сөйгәнеңне
Машинада эзләсәң.
Тирә-юньне караланган
Тәрәзәңнән күзләсәң…
Кызыл куртка кигән бер кыз,
Кызыл шарф бәйләгән… –
Чү! Кызыбыз җәяү генә
Бүген шәһәр әйләнә…
 

 Ленар ШӘЕХ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от lookstudio

Комментарийлар