Логотип «Мәйдан» журналы

«Кырларымда, әнкәй, иминлекме...»

Роберт Әхмәтҗан шигыре.

Кырларымда, әнкәй, иминлекме,
Агарамы борчак басулары?..
Тәрбелидә йөргән торналарым
Кайтты микән быел? Барсыдамы?

Керләреңне, әни, җил аламы?
Тәрәзәңдә миләш чайкаламы?
Каз үләнле чишмә сукмагына
чиләгеңнән сагыш чайпаламы?

Камылларга тулган зәңгәр таңмы,
кызардымы яфрак өрәңгедә?
Сибәлиме спас яңгырлары
Бәрәңгегә?

Капкаң бик еш ачылып ябыламы,
кояшлымы һаман ишек алды?..
Эңгер төшкәч, карт-корылар гаме
биләп ала микән күрше тауны?..

Мин тау чаклы сорау өеп, тагы
онытканмын, әни:
үзең саумы?!
Иминлекме, әни, йөрәгеңдә?!



Роберт ӘХМӘТҖАНОВ

Фото: https://ru.freepik.com/ Изображение от alexphotos на Freepik

Комментарийлар