Логотип «Мәйдан» журналы

 Күзе белән сөйде

Әнкәй безне күзе белән сөйде,Күңеленнән назлап, иркәләп.Алларына утыра алмагангаБез дә йөрми идек үпкәләп.Ишле бала белән ятим калып,Дөнья арбасына җигелгәч,Көттек назны, өмет кенә иттекСугыш беткәч,...

Әнкәй безне күзе белән сөйде,
Күңеленнән назлап, иркәләп.
Алларына утыра алмаганга
Без дә йөрми идек үпкәләп.
Ишле бала белән ятим калып,
Дөнья арбасына җигелгәч,
Көттек назны, өмет кенә иттек
Сугыш беткәч, дошман җиңелгәч...
Еллар үтте, һаман сөелмәдек –
Яшәү язган безгә иркәсез.
Дәвер-заман иртә ирләр итте –
Балалыктан чыктык иртә без.
Әнкәй безне күзе белән сөйде
Соңгы сулышына кадәрле.
Еллар үткән саен уйлыйм, әнкәй,
Белдекме, дип синең кадерне.
Төшләремдә күрәм нурлы йөзең,
Иңнәремдә – кулың җылысы.
Җәннәтләрдә булсын изге җаның –
Теләгемнең иң-иң олысы.
 

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ


Фото: Николай Туганов 

Комментарийлар