Логотип «Мәйдан» журналы

«Күз дә йоммый тагын бер төн узды...»

Күз дә йоммый тагын бер төн узды,Җыйдым-сүттем йомгак-гомерне.Төн чыкканчы әллә ничә тапкырӘйләнепләр чыгам мин җирне. Бөркет булып кыяларга кунам,Йолдыз булып күктә атылам.Тагын... алсу таңнар б...

Күз дә йоммый тагын бер төн узды,
Җыйдым-сүттем йомгак-гомерне.
Төн чыкканчы әллә ничә тапкыр
Әйләнепләр чыгам мин җирне.
 
Бөркет булып кыяларга кунам,
Йолдыз булып күктә атылам.
Тагын... алсу таңнар булып атам,
Ярсу елга булып аргылам.
 
Иркә җил мин, арыш башакларын
Назлап үтәм басу өстеннән.
Туган йортның, тәрәзәсен чиртәм,
Тик җавап юк (нигә?) беркемнән.
 
Өй алдында үскән баланнарның
Ачы тәлгәше мин бер тынга.
Йөг(е)рек уйларыма киртәләр юк,
Еш кунак мин туган йортымда.
 
Яшәү өчен көчем арткан сыман
Таралуга төннәр карасы.
Тоташтырып торган бер саплам җеп
җаным белән авылым арасы.
 

Асия ЯППАРОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от teksomolika

Комментарийлар