Логотип «Мәйдан» журналы

Күңелемнең илһам иртәсе

Тансык йокы бүген кыл уртадаӨзелеп китте, ачты күзләрне.Яңа туып килгән саф иртәнеӘйтүедер шулай, күр әле! Дуамалдай уйлар шаукымындаЙокы үрти кереп төшләргә.Ә бүген ул дуслык игълан итте.Юрган б...

Тансык йокы бүген кыл уртада
Өзелеп китте, ачты күзләрне.
Яңа туып килгән саф иртәне
Әйтүедер шулай, күр әле!
 
Дуамалдай уйлар шаукымында
Йокы үрти кереп төшләргә.
Ә бүген ул дуслык игълан итте.
Юрган буйлап кояш түшәлә.
 
Бүгенге таң бер дә гади түгел –
Күңелемнең илһам иртәсе.
Таң нурында яңа шигырь туа,
Аның юлы шулай киртәсез!
 

Айзирә ИМАМОВА


Фото: https://pixabay.com




«Мәйдан» №4, 2022 ел.




Комментарийлар