Логотип «Мәйдан» журналы

«Күңел дәфтәремә сыза барам...»

Гөлүсә Шаһбан шигыре.

Күңел дәфтәремә сыза барам
Әйтер сүзем һәрбер кешегә.
Җылы сүзләр язам, авырын да төзәм,
Ишетүгә җаным өшегән.

Яза барам һәрбер елмаюны,
Күз яшемнең һәрбер тамчысын.
Яза барам язмыш бүләк иткән...
Начарны да һәм дә яхшысын.

Бәхет тулы көннәрне дә барлыйм,
Барлыйм шыксыз кара төннәрне,
Исләремә минем төшерегез
Оныткан булсам әгәр кемнәрне...

Сырлап куям күңел рәнҗешләрен...
(Әй, рәнҗемә әле күңелем...
Аңлыйм... ашларыма таш яуганда...
Рәнҗемәү мөмкин түгелен.

Онытылыр кебек кенә шул ул,
Күңел дәфтәренең чиге юк...
Күз салыгыз йөрәк серләремә...
Җаннарымның күптән биге юк...

Сызып куям, сырлап, барлап куям,
Үткән белән бүген арасын...
Алмый яшә рәнҗеш, әй син, кеше...
Бар бит әле шушы рәнҗеш белән
Гомер юлларыннан барасың.

Язып куйдым бүген уя-уя
Күз яшьләрем белән тагын бер бит...
Ашларыма таш атучыга да тик бер теләк...
Тигез генә матур гомер ит...

Сызам-бозам күңел дәфтәремне...
Тик язмышта булмый сызып-бозып...
Тик булмый шул язмыш язганнарны
Булмый сызып, булмый икән узып...

 

Гөлүсә ШАҺБАН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepic.diller

Комментарийлар