Логотип «Мәйдан» журналы

Күңел

Күңел,Ничә катлыдыр син?җавабы табылмаган.Дөньясында бернәрсә юкКүңелгә кагылмаган. КүңелБүген бәйрәм көтә.Аңа кирәк тантана.Килми тантана дигәне,Бер урында таптана. КүңелКүккә күтәрелә,Йолд...

Күңел,
Ничә катлыдыр син?
җавабы табылмаган.
Дөньясында бернәрсә юк
Күңелгә кагылмаган.
 
Күңел
Бүген бәйрәм көтә.
Аңа кирәк тантана.
Килми тантана дигәне,
Бер урында таптана.
 
Күңел
Күккә күтәрелә,
Йолдызлар чөеп уйный.
Бар галәмендә ул үзен
Берүзе диеп уйлый.
 
Күңел
Карурманнар гизә,
Кафтаулар аша үтә.
Сүтелмәскә дип уралган
Гомер йомгагын сүтә.
 
Күңел,
Синдә нинди тизлек? –
Галәм – мизгеллек ара.
Эзләгәнең синнән җитез
Яныңнан үтеп бара...
 
Күңел,
Нинди тизлек белән
Йолдыз атыла икән?
Яратканда әллә шулай
Йөрәк талпына микән?
 
Күңел,
Эзләмә тантана!
Эзләмә, ярат кына!
Үзеңне үзең ачарга
Ачкычың ярат кына!
 
Күңел,
Ничә катлыдыр син?
 

Нәҗибә САФИНА


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар