Логотип «Мәйдан» журналы

Күл

Күл. Камышлар. Юаш, якты комлык.Суга әверелгән таң җиле.Ә наратлар таңны таганындаТирбәтүче куе керфеге.Яза нарат очы зәңгәрлеккәМәхәббәтнең изге сүрәсен,Оча бу күл… ныклабрак баксаң,Ул очышны син дә...

Күл. Камышлар. Юаш, якты комлык.
Суга әверелгән таң җиле.
Ә наратлар таңны таганында
Тирбәтүче куе керфеге.
Яза нарат очы зәңгәрлеккә
Мәхәббәтнең изге сүрәсен,
Оча бу күл… ныклабрак баксаң,
Ул очышны син дә күрәсең.
Күкләр – җанның зәңгәр күлләредер,
Мәңге мәхәббәткә талпынган.
Изге бөеклеккә ашкынганга
Җирдән очкан, күккә атылган.
Төпсез илаһилык, төсле балкыш
Күтәрелә төптән, түбәннән.
Таң кояшы ап-ак байталларын
Гүя балык итеп җибәргән.
Бу күл – хатын-кызның тетрәнүдән
Ачылган да киткән изүе.
Изүеннән ташыган да чыккан
Мөлдерәгән ап-ак таң җиле.
 

Рафаил ГАЗИЗОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от evening_tao

Комментарийлар