Логотип «Мәйдан» журналы

Көзнең киеренке минутлары

Көзнең киеренке минутлары,Тузгып ага кызу болытлары.Йөгереп китәр идем артларыннанАермыйча агын карасыннан.Алар, шул агачларга сыенып,Нидер урлап качкан карак сыман.Оча кошлар, берсен-берсе узып,Җилгә...

Көзнең киеренке минутлары,


Тузгып ага кызу болытлары.


Йөгереп китәр идем артларыннан


Аермыйча агын карасыннан.


Алар, шул агачларга сыенып,


Нидер урлап качкан карак сыман.


Оча кошлар, берсен-берсе узып,


Җилгә канатларын каты сугып.


Йөгереп китәр идем, аермыйча


Җырчы кошын ала каргасыннан;


Каурый тузгып кала, ашыгалар


Коты очып качкан качак сыман.


Йөгереп кенә китәр идем лә мин,


Кузгалырга нидер җитеп бетми;


Әлла Казан тәмам тоткын итте,


Әллә Себерем онытты инде?


 

Шәүкәт ГАДЕЛША


Фото: https://ru.freepik.com/ 

Комментарийлар