Логотип «Мәйдан» журналы

Көткәндә

Киләм, дигәч,син дә килми калсаң,Килми кала алсаң,ниләр әйтим...Ялгызлыктан газапчикмим дә мин,Әмма рухым минем,җаным ятим... Киләм! – диепсалган хәбәреңнәнӘллә ниндихаләтләргә кердем.Томан таула...

Киләм, дигәч,
син дә килми калсаң,
Килми кала алсаң,
ниләр әйтим...
Ялгызлыктан газап
чикмим дә мин,
Әмма рухым минем,
җаным ятим...
 
Киләм! – диеп
салган хәбәреңнән
Әллә нинди
халәтләргә кердем.
Томан тауларының
арьягында
Яшьнәп торган
яшьлегемне күрдем...
 
Киләм, дигәч,
килмә, димәдем шул.
Җан халәтем телгә
бәреп чыкты.
Акыл, бер мизгелгә
генә соңлап,
Әйтеп куйды:
ник көтәсең юкны?
 
Акыл хаклы, –
мин могҗиза көтәм.
Юкса гадидән дә
гади яшәү.
Нигә инде
хәбәр җибәрергә,
Хәерлерәк булыр
иде дәшмәү.
 
Киләм, диеп,
җаның дәште синең.
Һәм акылың тагы
туктаткандыр.
Мәхәббәтен тапкан
мизгелкәен
Бәхетсез җан тагы
югалткандыр.
Киләм, дидең,
синең килмәсеңне
Күңел әллә кайчан
сизгән иде.
Мин көтмәдем сине,
хәтта хыял
Синең якка юлын
өзгән инде.
 
Киләм, диеп,
ник дәшәргә иде...
Җан мәхәббәт һәм
хыялдан тора.
Мәхәббәт һәм
хыялыннан башка
Акыл ни ул? –
катып калган кыя.
 

Нәҗибә САФИНА


Фото:https://ru.freepik.com/

Комментарийлар