Логотип «Мәйдан» журналы

Кө­ме­шем­ме, ал­ты­ным­мы?

Кө­ме­шем­ме, ал­ты­ным­мы?Ела­сам, ба­ры шат­лык­танКүз яшь­лә­рем тү­гел­сен.Син бул­ма­гач ян­на­рым­да,Яшә­ве дә кү­ңел­сез. Алай яшәү дө­рес тү­гел,Ип­тәш бу­лыр­га ти­еш.Ни­гә соң ми­не оны...

Кө­ме­шем­ме, ал­ты­ным­мы?
Ела­сам, ба­ры шат­лык­тан
Күз яшь­лә­рем тү­гел­сен.
Син бул­ма­гач ян­на­рым­да,
Яшә­ве дә кү­ңел­сез.
 
Алай яшәү дө­рес тү­гел,
Ип­тәш бу­лыр­га ти­еш.
Ни­гә соң ми­не оныт­ты
Өлеш­кә ти­гән кө­меш?!
 
Һәр­кем­нең дә өле­ше­нә
Җи­тәр ми­кән кө­меш­ләр?
Кем­нәр та­ра­та соң аны,
Кем ку­лын­да бу эш­ләр?
 
Озак­лап кө­тәр­гә кал­са,
Ны­гыр­мы са­быр­лы­гым?
Бе­лә­сең­ме кө­тү­ләр­нең
Ни ка­дәр авыр­лы­гын?
 
Алай кө­меш­кә ис кит­ми,
Тик өле­ше­мә – кал­сын!
Бәл­ки, хо­дай на­сыйп итәр
Ми­нем өлеш­кә ал­тын.
 
Са­быр­лы­гым ал­тын ми­нем,
Өле­шем кө­тәм әле.
Ал­тын-кө­меш ки­рәк тү­гел,
Бул җа­ным­ның ки­сә­ге!

Комментарийлар