Логотип «Мәйдан» журналы

Китап

«Китап». «Йолдыз»ның 1909 елгы 3 октябрь (453 нче) санында басылган. «22 сентябрь, 1909 сәнә» дигән дата куелган. Г.Тукайның «Балалар күңеле» (Балалар күңеле. 1 нче җөзьэ. Казан: «Сабах» көтепханәсе; И.Н.Харитонов матбагасы, 1909. Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасы. Алга таба «Балалар күңеле» (1909) дип күрсәтелер.) китабына кертелгән. Текст шуннан алынган.

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, -

Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәткүче йолдызым;
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;

Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакка.

 

Габдулла ТУКАЙ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
 

Комментарийлар