Логотип «Мәйдан» журналы

Киез катам - кайда син?

Элеккеге кышлар килде - киез каталы.Әбекәйләр сөйли торган - күт катмалы.Зәһәр салкын тынны буа, кисеп керә.Киенсәң дә җаен таба өшетергә.Онытылып бетмәсә дә салкын кышлар,Соңгылары җылы булды, әйме,...

Элеккеге кышлар килде - киез каталы.
Әбекәйләр сөйли торган - күт катмалы.
Зәһәр салкын тынны буа, кисеп керә.
Киенсәң дә җаен таба өшетергә.
Онытылып бетмәсә дә салкын кышлар,
Соңгылары җылы булды, әйме, дуслар?
Язгы-көзге кием булды өстебездә.
Сүз дә йөрде: -Тропиклар күчте безгә!
(Күчер сиңа, алай гына, тот учыңа!
Халык,әнә,җылы тунга кабат чума!..)
Элеккечә барысы да - сулар туңа.
Бер аерма - юк сиртмәле кое гына!
Идән тулы чиләк, табак -
Су запасы!
Безобразие,шту за хәл бу,
Мат якасын!
Элеккечә барысы да - мәктәп ялда!
Каникуллар дәвам итә тагы да алга!
Бер аерма элеккедән - юк бер тавыш!
Бала чага тилифунда, урамнар буш!
Анда-монда электр да махы бирә,
Газовиклар йөрештерә ара-тирә.
МЧС та көн кисәтә, төн кисәтә -
Чын кыш килде, дускайларым, ни дисәк тә!
Чын кыш килде, элеккечә-күт катмалы.
Соңгы көннәр бигерәк тә
шаккатмалы.
Өйрәнелгән җылы кышка,чурту матыр,
Эзләсәм дә табалмадым киез катамны..

Марат Илдаров
09.01.2023


Фото: ачык чыганаклардан

Комментарийлар