Логотип «Мәйдан» журналы

Кешеләрдә кеше ярасы бар

Кешеләрдә кеше ярасы бар,Кешеләрнең күңел яктысы.Һәм сүзләре...Кайсын – вакытлыча,Кайсын гомер буе саклыйсы.Кешеләрдә кеше шатлыгы бар,Кешеләрнең зары, кайгысы.Һәм сукмаклар...Калдырасы – кайсын,Кайсы...

Кешеләрдә кеше ярасы бар,
Кешеләрнең күңел яктысы.
Һәм сүзләре...
Кайсын – вакытлыча,
Кайсын гомер буе саклыйсы.
Кешеләрдә кеше шатлыгы бар,
Кешеләрнең зары, кайгысы.
Һәм сукмаклар...
Калдырасы – кайсын,
Кайсын гомерлеккә сайлыйсы.
Кешеләрдә бар кешегә сусау:
Минеке, дип, шаша – җилкенә.
Бу сусауны
Басар өчен кайчак
Тик бер гомер генә җитми дә.
...Мин юллардан сиңа атлап киләм.
Кулын болгый мәкләр, лаләләр...
– Бу гомерне яшәп карыйк әле...
Ә калганын...
Ходай әмәлләр.
 

Луиза ЯНСУАР


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар