Логотип «Мәйдан» журналы

«Кешеләр яшиләр...»

Кешеләр яшиләр.Туалар, кычкырып елыйлар,Тапталган сукмактан чабалар,Тузанлы һаваны сулыйлар.Кешеләр яз көтә.Аз гына яктылык,Аз гына якынлык Кемгәдер.Кешеләр бик күбәү.Һәрберсе аерым.Һәрберсе үзенә бер...

Кешеләр яшиләр.
Туалар, кычкырып елыйлар,
Тапталган сукмактан чабалар,
Тузанлы һаваны сулыйлар.
Кешеләр яз көтә.
Аз гына яктылык,
Аз гына якынлык Кемгәдер.
Кешеләр бик күбәү.
Һәрберсе аерым.
Һәрберсе үзенә бердәнбер.
Кешеләр кибеттә йөриләр.
Күлмәкнең, курчакның,
Язмышның, дусларның,
Йоланың, каланың
Иң матур, затлысын сайлыйлар.
Зур учак ягалар һәм пычак кайрыйлар…
Кешеләр йолдызлар саныйлар.
Күкләргә карыйлар кайвакыт.
Кешеләр бер-берсен эзлиләр,
Табалар, ташлыйлар елатып.
Кешеләр оныта.
Оттыра һәм ота бәхетне.
Кешеләр бәхетсез.
Кешеләр бәхетсез булуы белән дә бәхетле…
Кешеләр бер-берсен күрмиләр.
Бер-берсен аңламый, ишетми яшиләр.
Кыялар ишелә, вулканнар ут чәчә –
Кешеләр дәшмиләр…
Кешеләр күзләрен кояштан яшерә.
Кешеләр тоемлый
Кояшның ут булып мәңгелек агышын.
Кешеләр шуңа да сагышлы…
Бу гомер – бер генә, бел генә –
Тоелыр-тоелмас үтүе.
Япа-ялан дөньялыкта утлый
Япа-ялгыз кеше көтүе…
 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от chevanon

Комментарийлар