Логотип «Мәйдан» журналы

Кеше булыйк

1Кәүсә буйлап авыр яшел сутынҖир кояшка таба куа ник?Күзне ачып якты күргән саен,кеше булыйк әле –куаныйк! 2Былбыл булып җырлый җәйнең җаны –һуштан яза гөлле купшылык.Безнең күкрәктә дә моңнар яш...

1


Кәүсә буйлап авыр яшел сутын
Җир кояшка таба куа ник?
Күзне ачып якты күргән саен,
кеше булыйк әле –
куаныйк!
 
2
Былбыл булып җырлый җәйнең җаны –
һуштан яза гөлле купшылык.
Безнең күкрәктә дә моңнар яши,
кеше булыйк әле –
кушылыйк!
 
3
Тамырларын яфраклары белән
һәрбер агач, үлән каплый ник?
Иң борынгы изге гадәт – шушы,
кеше булыйк әле –
кабатлыйк!
 
4
Тагын Җиргә болыт балалары
коелалар актан киенеп...
Кемгә – кәфен, кемгә – туй күлмәге...
Ә без кеше булыйк –
сөеник!

Ренат ХАРИС


Фото: https://pixabay.com/



«Мәйдан» №5, 2021 ел.

Комментарийлар