Логотип «Мәйдан» журналы

КАРУРМАН

Без адаштык бугай карурманда,Урманның да насыйп безгә карасы.Кайсы кошның авазына иярик соң,Татар иле?! —Идел-Урал арасы. Чәнечкеле чыбыкларны араладык —Кайсы якка таба юллар ярасы?Без бит, ахры,...

Без адаштык бугай карурманда,
Урманның да насыйп безгә карасы.
Кайсы кошның авазына иярик соң,
Татар иле?! —
Идел-Урал арасы.
 
Чәнечкеле чыбыкларны араладык —
Кайсы якка таба юллар ярасы?
Без бит, ахры, кыйблабызны югалтканбыз,
Татар иле?! —
Идел-Урал арасы.
 
Батырларның каберләрен карлар күмә,
Алар артта онытылып каласы...
Сине кемнәр йөрәгендә алып чыгар,
Татар иле?! —
Идел-Урал арасы.
 
Туган телен кем теләнеп сорап йөри?
Маңгайларда безнең кемнәр яласы?
Кыршау булып кыса җанны чик сызыгы,
Татар иле...—
Идел-Урал арасы.
 
Әй кара да гына урман, караңгы төн!
Затлы атлар кайдан эзләп табасы?
Сүнеп ята йонлач йолдызлар астында
Татар иле —
Идел-Урал арасы.
 
Карурманда адашкан бу улларыңа
Синең белән кая кадәр барасы?
...Йөзебезне туфрагыңа яшерербез,
Татар иле —
Йөрәгемнең ярасы.
 

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА


Фото: https://pixabay.com/








«Мәйдан» №1, 2022 ел









Комментарийлар