Логотип «Мәйдан» журналы

Кайту

Идел-йортым кат-кат чайкалганда,Сибелгәнбез бөтен дөньяга.Бүленешеп гомер итәрбез дипУл чагында кем соң уйлаган? Бүленгәнне бүре ашаганынТөшенсәк тә, соңлап төшендек.Идел-йорттан һаман ераккарак...

Идел-йортым кат-кат чайкалганда,
Сибелгәнбез бөтен дөньяга.
Бүленешеп гомер итәрбез дип
Ул чагында кем соң уйлаган?
 
Бүленгәнне бүре ашаганын
Төшенсәк тә, соңлап төшендек.
Идел-йорттан һаман ераккарак –
Аю урманына күчендек...
 
Аерылганны аю таптаганны
Аңласак та, бик соң аңлаштык,
Җанын саклап калыр өчен күпләр
Манкорт булып җирдә җайлашты –
Аю табанына ябышты.
 
Бүленгәнне бүре эләктерде,
Аерылганны аю таптады...
Изге сукмакларда туфрак булдык,
Ә туфракны үлән каплады.
 
Тапталсак та, бер горурлык хисе
Сүнми әле күңел түрендә:
Сынауларда сынмас Ватаным бар –
Туып килә ал таң күгендә.
 
Кыр казлары кебек каңгылдашып
Кайта татар изге иленә.
Тамыр төпкелләре тарта аны,
Геннар тарта Болгар җиренә,
Каны тарта татар иленә.
 

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ


Фото: https://pixabay.com



«Мәйдан» №05, 2022 ел

Комментарийлар