Логотип «Мәйдан» журналы

Кайтсам...

Кайтамын да… китә алмый ятам,Көннәр, төннәр ятам интегеп;Бураннары чыкса — бишмәтем юк,Яңгырлары яуса — итегем. Мин гел шулай: кайтсам — китмәс өченБер-бер хәйлә табам, алдашам;(Йөрәгемдә — утлар...

Кайтамын да… китә алмый ятам,
Көннәр, төннәр ятам интегеп;
Бураннары чыкса — бишмәтем юк,
Яңгырлары яуса — итегем.
 
Мин гел шулай: кайтсам — китмәс өчен
Бер-бер хәйлә табам, алдашам;
(Йөрәгемдә — утлар, мин су эчәм
Атлар белән агач ялгаштан.)
 
«Акыллылар» әйтәдер дә (бәлкем?) —
Йөри шунда тик эт сугарып;
Этем түгел, атым сугарулы, —
Кайту белән ташлыйм тугарып.
 
Тугарылып ташлыйм кайту белән, —
Камыт суккан төшләр ял алсын!
Тик син генә, Ыгым, мәңге тынмас
Яраларны җөйли аласың.
 
Суың җылы синең, тының җылы —
Синдә генә басам сусынны.
Атлар ялгашыннан сулар эчәм —
Җирсү, сусау әллә шушымы?!
 
Җиккән атлар тора өй каршымда,
Син сорама: «Тагын кай таба?»
Кайтмам диеп китәмен дә, Мөслим,
Әфсеннәрең тартып кайтара.
 

Наис ГАМБӘР


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар