Логотип «Мәйдан» журналы

Кайда ул урталык

Уңда оҗмах, ә сул якта тәмуг,Урталай бүленгән бакыйлык.Дөньяның кайда соң уртасыУңнанмы, сулданмы үтәсе.Юллар күп,Чатлары бихисап,Адашып бетәсең, тайпылсаң.Кыйбласыз, имансыз калырсыңБер ялгыш сукмакк...

Уңда оҗмах, ә сул якта тәмуг,
Урталай бүленгән бакыйлык.
Дөньяның кайда соң уртасы
Уңнанмы, сулданмы үтәсе.
Юллар күп,
Чатлары бихисап,
Адашып бетәсең, тайпылсаң.
Кыйбласыз, имансыз калырсың
Бер ялгыш сукмакка тартылсаң.
Туктасаң, юлыңда сагалый
Торгынлык, максатсыз күгәрү.
Ник кирәк яшәүне иҗатсыз,
Файдасыз уздырып җибәрү.
Шагыйрьгә дөньяда урта юк
Оҗмахын, тәмугын күрә ул
Коралы – каләмен ала да
Утка да, суга да керә ул.
Кемнедер аралый бәладән,
Кемгәдер бәрелә катырак.
Көрәшә, әрләшә, тәнкыйтьли,
Иртәгә булсын дип яктырак.
Шуңа да чыныга каләме,
Утлардан суларга төшкәндә.
Үзен кем җылытыр туңганда
Кем жәлләр утларда пешкәндә.
 

Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар