Логотип «Мәйдан» журналы

Кайда сез, яшьлек елларым?

Яшьлегем, яшьлек елларым,Кайда соң сез, кайда сез?Эзләсәм дә, таба алмыйм,Эндәшсәм дә файдасыз. Эзли-эзли яшьлегемне,Артыгыздан йөгердем.Кайда соң сез, унсигезем,Унтугызым, егермем? Онытылмы...

Яшьлегем, яшьлек елларым,
Кайда соң сез, кайда сез?
Эзләсәм дә, таба алмыйм,
Эндәшсәм дә файдасыз.
 
Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?
 
Онытылмый икән яшьлек
Чәчләргә чал керсә дә.
Кайтарыгыз яшьлегемне
Азга гына булса да.
 
Яшьлегем, һич югында син
Ешрак искә төшсәнә.
Яшәреп киткәндәй булам
Яшьлек искә төшкәндә.
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepic.diller


 

Комментарийлар