Логотип «Мәйдан» журналы

Каен

Cаҗидә Сөләйманова шигыре.

Бүлешик әле кайгыны,
ак каен, сары толым.
Саргая торган аең бу,
сагына торган елым.

Кем өчен сүтеп тарадың,
ак каен, алтын чәчең?
Иренемә төшеп эреде
гәрәбә кебек яшең.

Җилләр дә сиңа елыша,
һай зифа, сылу каен.
Башыңны идерсәләр дә,
сынма син, сылукаем.

Сөйләшик әле серләрне,
ак каен, сары сагыш.
Сагынуны басар җырларны
син табыш әле, табыш.

 

Cаҗидә СӨЛӘЙМАНОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

Комментарийлар