Логотип «Мәйдан» журналы

Кабаттан ясадым рәсемең

Күшеккән йөрәккә мәңгелек яз итепЯсаган идем мин таныш кыз рәсеме.Җил дулап чыкты да очырды еракка,Аңымда тирбәлә бары тик исеме. Күкләрдә очканда киек каз юлыннан,Сагышлы күзләрем гел аңа үрелде...

Күшеккән йөрәккә мәңгелек яз итеп
Ясаган идем мин таныш кыз рәсеме.
Җил дулап чыкты да очырды еракка,
Аңымда тирбәлә бары тик исеме.
 
Күкләрдә очканда киек каз юлыннан,
Сагышлы күзләрем гел аңа үрелде.
Кулымны сузганда яныма чакырып,
Болытлар эчендә кош сыман күренде...
 
Күшеккән йөрәгем кабаттан сорагач,
Мин аны ясадым тулган ай читенә.
Канатым кагынып, кочарга талпынсам,
Ул, миннән качкандай, офыкка чигенә.
 

Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com


«Мәйдан» № 5, 2022 ел

Комментарийлар