Логотип «Мәйдан» журналы

«Җирем минем, зәңгәр йолдызым!..»

Җирем минем, зәңгәр йолдызым!Миңа кадәр булып үткәннәрЯңа гөлләр, яңа күлләрме —Ни дә булса бүләк иткәннәр!Синең якты, уйчан йөзеңәЯңа нурлар өстәп киткәннәр!Ә мин менә синең йөз суың,Куанычың була ал...

Җирем минем, зәңгәр йолдызым!
Миңа кадәр булып үткәннәр
Яңа гөлләр, яңа күлләрме —
Ни дә булса бүләк иткәннәр!
Синең якты, уйчан йөзеңә
Яңа нурлар өстәп киткәннәр!
Ә мин менә синең йөз суың,
Куанычың була алмадым.
Синнән бары соклану тулы
Күзләремне ала алмадым.
Хәтәр мизгелендә берәүләр
Яшен итеп аткан үзләрен!
Ә мин берни кыла алмадым —
Томан сарды бары күзләрем...
Әнигә, дип, кояш кадәрле
Бүләк эзли нәни балалар.
Тик алар шул әле кояшлы
Рәсем генә бирә алалар.
Мин дә менә шулар шикелле.
Иҗат итәм җырлар көнозын.
Алар бар да — синең турыңда,
Җирем минем, зәңгәр йолдызым!
 

Рәфикъ ЮНЫС


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар