Логотип «Мәйдан» журналы

Җилбәзәк чагымда

Хис ташкан язымда,Яр сөйгән чагымда,Мин киттем, аерылып,сөекле ярымнан.Каплады иркәмнеңИелгән шәүләсенЕлларның, юлларныңтомандай пәрдәсе.Җилбәзәк чагымда,Җил уңай ягыма,Мин киттем үстергән,үз күргән а...

Хис ташкан язымда,
Яр сөйгән чагымда,
Мин киттем, аерылып,
сөекле ярымнан.
Каплады иркәмнең
Иелгән шәүләсен
Елларның, юлларның
томандай пәрдәсе.
Җилбәзәк чагымда,
Җил уңай ягыма,
Мин киттем үстергән,
үз күргән авылдан.
Тыйгысыз хыяллар
Киергән җилкәнем
Дәрьядай дөньяда
кайларга илтмәде?!
Йөз яшәр авылдан,
Сөекле ярымнан
Ник китеп олактым,
юлыктым давылга?!
Карамый давылга,
Кайтышым авылга.
Әйтермен ярыма:
кичер, дип,барын да!
Бер киткәч авылдан,
Чит иткән ярымнан
Мин көтмим үз күрү,
кичерү яңадан.
Шулай да кайтамын
Мин туган ягыма,
Кадерен белмәгән бәхетле
чагыма.
 

Әхтәм ФӘТХИ


Фото:  https://ru.freepik.com/ Изображение от Freepik


 

Комментарийлар