Логотип «Мәйдан» журналы

Җил

Ул җил минем күкрәгемәочып кереп җиткәнчеизге Ак бүре йөрәгеаша исеп үткән җил! Ул җил күзем карасынаочып кереп җиткәнчеИдел акчарлагы күзеаша исеп үткән җил! Ул җил минем табанымаочып кереп...

Ул җил минем күкрәгемә
очып кереп җиткәнче
изге Ак бүре йөрәге
аша исеп үткән җил!
 
Ул җил күзем карасына
очып кереп җиткәнче
Идел акчарлагы күзе
аша исеп үткән җил!
 
Ул җил минем табаныма
очып кереп җиткәнче
дала айгыры тоягы
аша исеп үткән җил!
 
Ул җил минем кулларыма
очып кереп җиткәнче
Алып батырның беләге
аша исеп үткән җил!
 
Ул җил телемә-көемә
очып кереп җиткәнче
Орхон-Енисәй балбалы
аша исеп үткән җил!
 
Ул җил минем күңелемә
очып кереп җиткәнче
анам сөтенең хәтере
аша исеп үткән җил!
 
Ул җил нинди җил, дисеңме?
Улым, якынгарак кил:
ул җил – минем аша үтеп,
сине татар иткән җил!
 

Ренат ХАРИС


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock


«Мәйдан» № 5, 2021 ел


 

Комментарийлар