Логотип «Мәйдан» журналы

Их, матур бу дөнья!

Матур пар дип сокланаларБез урамнан үткәндә.Ике матурлык кушылаБергә гомер иткәндә.Матур, матур, матур дөньяБик матур барыбыз да.Бу тормышның матурлыгы –Ул безнең җаныбызда.Шушы матур яратуныГел яңарт...

Матур пар дип сокланалар
Без урамнан үткәндә.
Ике матурлык кушыла
Бергә гомер иткәндә.
Матур, матур, матур дөнья
Бик матур барыбыз да.
Бу тормышның матурлыгы –
Ул безнең җаныбызда.
Шушы матур яратуны
Гел яңартып торырбыз.
Шатлык-бәхет таратучы
Парлы матур булырбыз.
Парлы матур булып кына
Гомер кичерик әле.
Гел матур чакларны гына
Искә төшерик әле.
 

Тәслимә НИЗАМИ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от lachetas 


 
 
 

Комментарийлар