Логотип «Мәйдан» журналы

Юл

Ләйсән Фәтхи шигыре.

Баганада якты утлар сүнә-яна,

Тәгәрмәчләр ачы чыжлый борылышта.

Төн һавасын сулый-сулый кайтып киләм,

Юлым минем бер тормыштан – бер тормышка.

 

Гөрелдәшеп, машиналар бәрелешә,

Гомерләрме-тимерләрме күккә оча.

Һәлакәтем корбаннарын саный-саный

Юл тотамын ышанычтан ышанычка.

 

Тәрәзләрдә бер-бер артлы утлар сүнә,

Керфегемә җете кара яңгыр тама.

Галәмдәге йолдызларны күзли-күзли,

Кайтып барам яңа туар таңга таба.

 

Ләйсән ФӘТХИ

Фото: https://ru.freepik.com/fИзображение от ibrandify

«Мәйдан» № 11, 2023 ел

Комментарийлар