Логотип «Мәйдан» журналы

Югалган нигез

Бу нигездән хәзер таш юл үтә, Тапталган ул нигез, изелгән,

Бу нигездән хәзер таш юл үтә,

Тапталган ул нигез, изелгән,

Тик, бичара, һаман нидер көтә,

Бер үлән юк, тамыр киселгән.

 

Кычыткан да, хәтта әрем үсми,

Юкка чыккан йортның урыны.

Ямьле җәйдә иркә җилләр исми,

Чабуламый әткәй колыны.

 

Бер тавыш юк, бары бушлык кына,

Үз сабыен көтми берәү дә;

Төн җитүгә, ачы җилләр тына,

Елый нигез ташлы биләүдә,

Тик ишетми аны берәү дә.

 

Ленар ШӘЕХ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар