Логотип «Мәйдан» журналы

Йозак

Закир Әкбәров шигыре.

Элделәр келәткә Йозак,

Бер потлысын – иң зурын.

Кисәттеләр:

– Постта нык тор,

Бик җаваплы бу урын.

 

Синең кулга тапшырабыз

Зур байлык. Уяу сакла.

Бурларны якын җибәрмә,

Ышанычларны акла.

 

Керфек тә какмый көн-төн

Капканы саклый Йозак.

Бурлар читтән урап үтә,

Тукталып тормый озак.

 

Йозакка сәлам бирәләр,

Көлеп ары китәләр,

Бурасы черек келәтне

Арт ягыннан сүтәләр

 

Озакка бармады бу эш,

Келәт тә юк, байлык та.

«Зур» дип бәһаләнгән байлык

Булмады бер айлык та...

 

Ике багана, бер капка

Калды кырда серәеп.

Корсагын киереп Йозак

Постта тора ирәеп...

 

Закир ӘКБӘРОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от nikitabuida

«Мәйдан» № 11, 2022 ел 

Комментарийлар