Логотип «Мәйдан» журналы

Иң зур мирас

Алтын җыйма, йортлар куйма,Мираска дип балаңа,Иң кадерле мирас итеп,Туган телен бир аңа.Иле белән, дине белән,Туган җир белән бергә,Туган телгә мәхәббәт салКүңеленә гомергә.Аерса да хак язмышыТуган йо...

Алтын җыйма, йортлар куйма,
Мираска дип балаңа,
Иң кадерле мирас итеп,
Туган телен бир аңа.
Иле белән, дине белән,
Туган җир белән бергә,
Туган телгә мәхәббәт сал
Күңеленә гомергә.
Аерса да хак язмышы
Туган йорттан, иленнән,
Күңеле мәңге аерылмасын
Газиз туган теленнән.
Кайда гына ишетсә дә
Аның татлы авазын,
Туган якка очсын күңеле,
Сагынып ана назын.
Онытмагыз, бу дөньяда
Из зур мирас бер генә:
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган тел генә…
 

Резедә ВӘЛИЕВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jcomp

Комментарийлар