Логотип «Мәйдан» журналы

Җил

Ренат Харис шигыре.

Ул җил минем күкрәгемә
очып кереп җиткәнче
изге Ак бүре йөрәге
аша исеп үткәй җил!

Ул җил күзем карасына
очып кереп җиткәнче
Идел акчарлагы күзе
аша исеп үткән җил!

Ул җил минем табаныма
очып кереп җиткәнче
дала айгыры тоягы
аша исеп үткән җил!

Ул җил минем кулларыма
очып кереп җиткәнче
Алып батырның беләге
аша исеп үткән җил!

Ул җил телемә-көемә
очып кереп җиткәнче
Орхон-Енисәй балбалы
аша исеп үткән җил!

Ул җил минем күңелемә
очып кереп җиткәнче
анам сөтенең хәтере
аша исеп үткән җил!

Ул җил нинди җил, дисеңме?
Улым, якынгарак кил:
ул җил – минем аша үтеп,
сине татар иткән җил!



Ренат ХАРИС

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от bedneyimages на Freepik

«Мәйданчык» № 5, 2021 ел

 

Комментарийлар