Логотип «Мәйдан» журналы

Җиде төс

Әнгам Атнабаев шигыре.

Хәтердә яктыра үткәннәр
Салават күпере шикелле;
Шатлыклар көттереп килделәр,
Кайгылар көттерми еш килде.

Салават күпере җиде төс:
Зәңгәре – балачак хыялым,
Канатлы кош кебек талпынып,
Чыбыкны ат итеп уйнавым.

Салават күпере җиде төс:
Яшеле – яшьлектә яшьнәвем,
Ап-аяз күкләрне күкрәтеп,
Таңнарда тай булып кешнәвем.

Салават күпере җиде төс:
Алсуы – беренче мәхәббәт,
Иң татлы беренче газабым,-
Шул газап өчен дә мең рәхмәт!

Салават күпере җиде төс:
Сарысы – гомерлек сагышым,
Бер тапкач югалтып, табалмый,
Сагынып гел эзләп барышым.

Салават күпере җиде төс:
Кызылы – минем бар тормышым.
Җан кыеп, кан коеп, дан җыеп,
Тормышны үзгәртеп кормышым.

Салават күпере җиде төс:
Тагы бар кара, күк, көрәне,
Алары хәтердә калмаган –
Гомернең мәгънәсез көннәре.



Әнгам АТНАБАЕВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock на Freepik

Комментарийлар