Логотип «Мәйдан» журналы

Яшел диңгез

Луиза Янсуар шигыре.

Олы болын.
Үләннәрнең
Җиңел сулаган мәле:
Иртәгесен
Ни булса да,
Бу төнгә
Исән әле...

Чык чылата 
Керфекләрен, 
Коендыра ай нуры...
Күрә алар:
Ызангарак
Яшерделәр 
Чалгыны.

Олы болын.
Җиләк кызын
Аерганнар тамырдан.
Юата аны
Кырмыска:
− Тәкъдирең шул...
Сабырлан...

Безнең тәкъдир – 
Дөнья йөген
Тартып бару...
Син, сеңел,
Табын яме – 
Ап-ак сөткә 
Бар һушың 
Белән түгел... 

Йокы баскан
Чалгыларның
Төшендә – 
Яшел диңгез.

...Бар да шундый дөрес монда.
Һәм бар да – шундый тигез.

 

Луиза ЯНСУАР

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik 

«Мәйдан» № 9, 2016 ел

Комментарийлар